Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас укытучылары кабат уңыш яулый

Гөлүсә Галләмова "Ел класс җитәкчесе" зона бәйгесе җиңүчесе Буада мәгариф хезмәткәрләре арасында 4 юнәлештә зона бәйгесе узды. Биредә районыбыз укытучылары да катнашты һәм уңыш яулады. Апас урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлүсә Галләмова "Ел класс җитәкчесе" бәйгесендә һөнәри осталыгын һәм белемен күрсәтеп беренче урынга лаек булды. Апас урта мәктәбенең укытучы-психологы...

Гөлүсә Галләмова "Ел класс җитәкчесе" зона бәйгесе җиңүчесе

Буада мәгариф хезмәткәрләре арасында 4 юнәлештә зона бәйгесе узды. Биредә районыбыз укытучылары да катнашты һәм уңыш яулады. Апас урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлүсә Галләмова "Ел класс җитәкчесе" бәйгесендә һөнәри осталыгын һәм белемен күрсәтеп беренче урынга лаек булды. Апас урта мәктәбенең укытучы-психологы Әнисә Салаватуллина, Зур Күккүз мәктәбенең оештыручы-укытучысы Фәридә Ибраһимова һәм Дәвеш мәктәбенең өстәмә белем бирү укытучысы Ләйсән Галәветдинова үз юнәлешләрендә уңыш яулап, Сертификатларга лаек булдылар. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина аларның һәрберсенең тырышлыгын, максатчанлыгын, белемен билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев