Реклама
Җәмгыять
Апас Ульяновск өлкәсе кунакларын кабул итте
Якташыбыз, Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Ульяновск шәһәренең иҗтимагый палатасы әгъзасы Рәмис Сафин җитәкчелегендәге делегация Апаска район халкының яшәеше, көнкүреш шартлары белән танышу максатыннан килде.
(20, сентябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Биредә аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, урынбасарлары Луиза Сафина, Шамил Гаффаров, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев каршы алды.
Кунаклар район хастаханәсенең заманча төзекләндерлгән теш дәвалау бүлегендә, Урта Балтай табиблык амбулаториясендә, Урта Балтай мәдәният йортында булып, район халкы өчен тудырылган шартлар, мөмкинлекләр белән таныштылар. Апас Туган якны өйрәнү музее, зур үзгәреш кичергән район мәдәният йорты, Апас турындагы 3D фильм онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Җирле эшмәкәрләр Лилия Зәйнуллина һәм Дәвеш авылының Азат һәм Наилә Әхмәдиевлар эшчәнлеге Ульян өлкәсе кунакларында аеруча зур кызыксыну уятты.
Ульяновск шәһәрендә гомер кичерүче якташыбыз Рәмис Сафин туган районы, авылы тормышы белән даими кызыксынып, күркәм үзгәрешләргә шатланып яши.
“Апаска мин ай саен кайтып йөрим. Кайткан саен яңалыкларны, күркәм үзгәрешләрне күреп, сокланып, бик нык сөенеп китәм. Биредә Татарстан Республикасы Президентының, район җитәкчелегенең халыкка карата уңай мөнәсәбәте, көнкүреш шартларын яхшыру өчен куйган хезмәтләре күренеп тора. Халыкка яшәү өчен беренче чиратта уңайлылык, тиешле шартлар кирәк бит. Алар барысы да Апасыбызда булдырылган. Киләчәктә дә туган төбәгем – Апасымның шулай чәчәк атуын телим”, - диде ул. Рәмис Сафин очрашу истәлеге итеп, Туган якны өйрәнү музеена бүләк – тавыш көчәйткеч җайланма-мегафон, һәм Урта Балтай китапханәсенә китап бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев