Апас урамнары гөл-чәчәккә күмелә
Һәр оешма коллективлары чәчәк утырту эшенә кереште.
(27 нче апрель, “Апастово-информ”).
Чисталык икеайлыгы кысаларында районыбыз чистарды һәм матурланды. Бүгенге көндә чәчәкләр утырту эше бара.
“Алдагы көннәрдә коллективлар белән Апасның Ленин урамын матурладык. Бүген менә Үзәк урамында коллективлар бердәм булып чәчәк утырттылар. Беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы идарәсе кушылды. Хезмәт коллективлары дәвам итте. Апасыбыз матур һәм чиста булсын!”, - дип хәбәр итте Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев