Апас урамнары буйлап “Үлемсез полк” үтте
Бөек Җиңү көнендә район үзәгеннән "Үлемсез полк" үтте. Бу акциягә кушылучылар бихисап иде. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, җитәкчеләр кулларына яу кырында каһарманлык кылган бабаларының фотосурәтләрен күтәргәннәр. "Үлемсез полк" Боз сарае яныннан кузгалып, Апасның үзәк урамнары аша Батырлар Мемориал комплексына килде. Батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Бу чарага 4...
Бөек Җиңү көнендә район үзәгеннән "Үлемсез полк" үтте. Бу акциягә кушылучылар бихисап иде. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, җитәкчеләр кулларына яу кырында каһарманлык кылган бабаларының фотосурәтләрен күтәргәннәр. "Үлемсез полк" Боз сарае яныннан кузгалып, Апасның үзәк урамнары аша Батырлар Мемориал комплексына килде. Батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Бу чарага 4 мең кеше килде. "Үлемсез полк" акциясендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев