Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас урамнарында юл ремонты эшләре башланды

Моннан 30 еллар элек район эчендәге асфальт юлларның бик кыска булуына яшь буын ышанмый да. Күтәртелгән юлларга җәелүче үз известь карьерларыбыздан алынган ак таш бер ел дигәндә кар-яңгырда эри. Солярка ягып, кара төтен чыгарып эшләүче заводларда чыгарылган асфальтны тракторга рельс тагып тигезләдек. "Беларусь", "Т-150" не үзгәртеп ясалган катокларның җитештерүчәнлеге бик...

Моннан 30 еллар элек район эчендәге асфальт юлларның бик кыска булуына яшь буын ышанмый да. Күтәртелгән юлларга җәелүче үз известь карьерларыбыздан алынган ак таш бер ел дигәндә кар-яңгырда эри. Солярка ягып, кара төтен чыгарып эшләүче заводларда чыгарылган асфальтны тракторга рельс тагып тигезләдек. "Беларусь", "Т-150" не үзгәртеп ясалган катокларның җитештерүчәнлеге бик түбән булып, асфальтның чыдамлыгы да шул чамада гына иде. "Йолдыз"ның шул еллардагы төпләнмәләрнең берсендә "...КПСС ның чираттагы съездына район эчендәге асфальт юллар озынлыгы 25 километрга җитте...", дигән горур рапорт бар. Бүген район территориясендәге каты өслекле, чыдам таш түшәлгән һәм заманча асфальтланган юлларның гомуми озынлыгы 300 километр чамасы.

-Черкен-Апас арасындагы 25 ел элек салынган асфальт юл тәмам эштән чыгуы турында һәр авыл җыенында сүз күп булды. Район үзәгеннән Төбәк Черкене авылы арасы 8 километр. Бу район өчен әһәмиятле юлны сүтеп, былтыр яңабаштан салдык. Тәүгелде авылы халкы да яңа асфальт юллы булды,-ди Апас районара юл төзелеше идарәсе җитәкчесе Сергей Барсуков. -Быел Чирмешән-Багыш арасындагы юл да шулай яңартылачак. Йомралыдан Ишеево якларына 20 еллар элек күтәртелгән юлларны да таш-асфальтлы итәргә әзерләнәбез. Быелгы юл төзелеше сезонын без 6 марттан ук башладык инде. Хәзерге технологияләр моңа мөмкинлек бирә.

- Иң мөһиме-күтәртелгән дамбаларны кистереп турайту, юлның биеклеген түбәнәйтү, тигезләү вакытында калын ком-таш нигез-аслыкка геосетка җәеп калдырырга өйрәндек,-ди аның хезмәттәше Илдар Хәйбуллин. -Хәзер, яңа асфальт юлны компьютер белән генә көйләнүче мобиль комплекслар сала. Махсус юл комбайны кырып алган картайган асфальтны яңадан кулланышка кертәбез. Европа, Америка стандартларына туры килүче заводтан чимал ташучы бер машинага 26 тонна яңа пешкән асфальт сыя. Аның кайнарлыгы 150 градустан ким булмаска тиеш, суынып өлгерсә аны бункерга-юлга салу, тигезләп-тыгызлау автомат конвейеры туктала. Бер машина асфальтны юл салучы комплекс 6 метр киңлектә, 30-32 метрга үз вибропрессы белән тыгызлап, 5-6 минутта җәеп куя. Бер эш сменасында 1 километр юл сала алабыз без бүген!

-Быелгы юл төзелеше программасы буенча Апас эчендә 5 урамда яңа асфальт юллар салу планлаштырыла. Бу эш 25 апрельдә Кызыл Армия урамында башланды, аның 1 километрлык өлеше яңартылачак. Гагарин урамында район авыл хуҗалыгы идарәсенә кадәр 200, Салават Кәримов урамында 400, Яшьләр һәм Сара Садыйкова урамнарында "Миргасыйм" мәчете янәшәсендә 300 метрлы яңа юллар төзеләчәк. Шулай ук районның башка авылларында да бу дәүләт программасы буенча зур күләмле эшләр башкарылачак,-диде юл төзүчеләр сүзен хуплап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев