Апас урамына сыймаучы егетләргә хөкем карары чыгарылды
Апас районының җәмәгать суды район үзәгендә урамнардагы яктырткыч плафоннарны ваткан егетләргә хөкем карары чыгарды. Өч егет төн уртасында юлларында очраган сигез плафонны кулларына очраган каты әйберләр һәм кар йомарламнары белән бәреп ваткан. Җиңел акыллылык билгесеме бу? Көчләрен кая куярга белмәүме? Әллә инде башка сыймастай гамәлләрне егетлеккә санаумы? Ни генә булса...
Апас районының җәмәгать суды район үзәгендә урамнардагы яктырткыч плафоннарны ваткан егетләргә хөкем карары чыгарды.
Өч егет төн уртасында юлларында очраган сигез плафонны кулларына очраган каты әйберләр һәм кар йомарламнары белән бәреп ваткан. Җиңел акыллылык билгесеме бу? Көчләрен кая куярга белмәүме? Әллә инде башка сыймастай гамәлләрне егетлеккә санаумы? Ни генә булса да, алар закон кушканча җәза алды. Егетләрнең өч ай дәвамында кичке уннан иртәнге алтыга кадәр ирекләре чикләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев