Апас урманнары шавы тынмасын, туктамасын Баш урманчы Иван Иванов:
-Татарстан урманчылары хокук сакчылары белән бергә урманнарда рөхсәтсез агач, утын әзерләү, башкача закон бозуның 1000 гә якын очрагы белән очрашкан.
Хәзер урманнарда күпләп утын, агач әзерләү өчен дәүләт үткәргән аукион-конкурсаларда катнашу таләп ителә. Бу таләпләрне үтәмәүче 16 гражданга карата административ-җинаять эше ачылган. Барлыгы 817 кисәтү (предостережение) документлары рәсмиләштерелгән. Күпчелек очракта бу урман читләрендә кипкән үлән, салам, эскерт төпләре яндыру, рөхсәтсез урман чыгаруга карый. Ел дәвамында космик аппаратлар аша урманнарда янгын чыгуга сәбәпче булырлык 1105 очрак турында (термоточка) хәбәр теркәлгән.
-Безнең Апас районынында мондый җитди очраклар юк һәм булмасын да иде,-дип хәбәр итә районның баш урманчысы Иван Иванов. -Быел Татарстан мәктәп урманчыларның икенче слетында Апасыбыз данын Табар Черкене укучылары яклады. Алар көче белән утыртылган яшь үсентеләр инде шактый ныгып, көч җыя.
Татарстанның Лубянск урман-техник көллияте аудиторияләрендә барлыгы 9000 урманчы әзерләгән. Биредә дүрт төрле һөнәргә өйрәтәләр. Студентлар арасында апаслылар да шактый.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев