Апас урта мәктәбе җитәкчелеге район мәдәният йортына ата-аналарны җыйды.
Ата-аналар җыелышы “Балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү - гомуми бурыч” темасына багышланды.
(15 май, “Апастово-информ”).
Җыелышны мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова ачып җибәрде. Уд 2024-2025нче елга педагогик эш планы белән таныштырды. Таләпләргә туры килә торган мәктәп формалары белән балалар сәхнә әйләнде. Шуннан соң район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Ганиева “Куркынычсыз каникуллар” темасы буенча җәйге чорда балигъ булмаган балаларның хокук бозуларын кисәтү һәм аларны күз уңында тотуның мөһимлеге хакында сөйләде. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев балалар белән булган юл һәлакәтләрен кисәтү, балалар тарафыннан юл кагыйдәләрен бозу буенча җавапчылылыкларны санап үтте. Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге вәкиле янгын куркынычсызлыгы чаралары турында аңлатты. Шулай ук балигъ булмаган балалар эше буенча өлкән инспектор Рания Сибгатуллина, директор урынбасары Гөлнара Габдрахманова, директор киңәшчесе Ләйсән Зиннәтуллина, психолог Гүзәл Дәүләтшина чыгышлары тыңланды. Ата-аналар җыелышы бик эчтәлекле һәм файдалы узды. Зал ата-аналар белән шыгрым тулы иде. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, җаваплар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев