Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы Булат Бәдретдинов белән очрашты

Укучылар сыйныфтан тыш “Кыюлык дәресе” чарасы кысаларында кыю райондашыбыз белән якыннан таныштылар.

(20 март, “Апастово-информ”).


Әлеге чараның төп максаты – укучыларда үрнәк итеп куярлык патриотлык хисе тәрбияләү һәм позитивлык формалаштыру иде.


Булат Бәдретдинов 2007 елны Апас урта мәктәбен тәмамлагач, Казан танк учлищесында хәрби белем алган. 2011 нче елдан алып 2021нче елга кадәр Екатеринбург шәһәрендә Кораллы Көчләр гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үтәгән. 2017 елда Екатеринбург шәһәрендә Җиңү Парадында катнашкан. 2022 елдан бүгенгәчә майор дәрәҗәсендә, батальон командиры булып хезмәт итә.


Булат укучыларга мәктәптә укыган еллары хакында сөйләде, хәрби хезмәт иткән чордагы кызыклы мизгелләре белән уртаклашты. Укучылар үз чиратында үзләре турында сөйләделәр, солдат өчен махсус плакат ясадылар, сорауларына җаваплар алдылар, яхшы укырга һәм намуслы булырга сүз бирделәр.
“Кыюлык дәресе” 11 нче сыйныф укучысы Энҗе Шәйхиеваның патриотик рухтагы җыры белән тәмамланды.


“Әлеге чара укучыларның күңеленә бик нык тәэсир итте. Чөнки алар чын Герой үрнәге белән таныштылар, Булатның тыйнаклыгына, кыюлыгына, мәрхәмәтлелегенә сокланып утырдылар”, - дип хәбәр итә Булатның укыткан укытучысы, класс җитәкчесе Лилия Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев