Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас урта мәктәбендә 85 нче тапкыр соңгы кыңгырау чыңлады

Биредә 11 классны 23, 9 классны 78 укучы тәмамлый.

(22 нче май, “Апастово-информ”).



Бәйрәм тантанасы Россия һәм Татарстан гимны астында башланып китте. Флаг күтәрү өчен төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган 11 а класс укучысы Алинә Сусарина, 11 б класс укучысы Гүзәл Гыйсмәтуллина чакырылды.


Быелгы Соңгы кыңгырау бәйрәме үзгәчәрәк башланып китте. Укытучы һәм остаз елы уңаеннан мәйдан күрке булып ветераннар атлады. Алар артыннан кызыл, зәңгәр тасмалар таккан чыгарылыш укучылары мәйданга узды.


Бәйрәм тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасары Ленар Хантимиров, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Гөлнара Исламова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина, хәрби комиссар Наил Җантемиров катнашты.


“Хөрмәтле җитәкчеләр, әти-әниләр, укучылар, укытучылар, ветераннар! Быел мәктәбебездә 85 нче тапкыр соңгы кыңгырау чыңлады. 11 нче сыйныфны 23, 9 сыйныфны 78 укучы тәмамлый. Имтиханнарны уңышлы тәмамлап, безнең ышанычны акларсыз дип ышанып калам. Хөрмәтле чыгарылыш укучылары! Сезнең язмышыгызда зур борылыш чоры. Яшьлекнең кадерен белегез, язмыш диеп аталган юлдан тормышны матур итеп башларга тырышыгыз. Хәерле юл сезгә!”, - дигән изге теләкләрен ирештерде Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.


Район башлыгы Айрат Җиһаншин барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, ветераннарга олы рәхмәтен ирештерде.


“Район буенча 1713 укучы белем ала. Быел 9 нчы сыйныфны 193, 11 нче сыйныфны 49 укучы тәмамлый. Сезне алда зур сынаулар – имтиханнар көтә. Алган белемнәрегез тормышта ярдәм итәр дип уйлыйм. Кая гына булсагыз да, кем генә булсагыз да Апас мәктәбен, районыгызны онытмагыз. Төрле һөнәрләр үзләштереп, без сезне районга көтеп калабыз. Сезнең белән горурланырлык булсын”, - диде район башлыгы.


Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина мәктәп коллективына Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.
Лилия Зәйнуллина әти-әниләр исеменнән Апас мәктәбе укытучыларына, коллективына олы рәхмәтен ирештерде.


“Безнең балаларыбыз һөнәрләре буенча Апас мәктәбен Россия күләмендә танытырлар дип ышанам. Олы рәхмәтебез сезгә!”, диде ул.


Бәйрәм балаларның чыгышлары белән үрелеп барды.


Тулырак “Йолдыз, Звезда” газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев