Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас урта мәктәбендә “Фәнгә адымнар” Бөтенроссия фәнни-белем бирү конференциясе узды

Әлеге конференция мәктәп укучыларының танып белү, иҗади, тикшеренү, интеллектуаль эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыру өчен шартлар тудыру мактасында оештырыла.

(25 нче март, “Апастово-информ”).


Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы, Казан Федераль университетының психология һәм мәгариф иституты, татар милли мәгариф, Фән-белем бирү үзәге, район мәгариф бүлеге белән берлектә уздырылган конференция онлайн режимда, туры эфирда үткәрелде.


“ “Фәнгә адымнар” Бөтенроссия конференциясе Апас урта мәктәбе базасында бара. Ул ZOOM форматта уза. Чит төбәкләрдән булган катнашучылар дистанционный форматта чыгыш ясыйлар. Конференциягә 165 укучы заявка бирсә, икенче турга 142 укучы узды. Барысына да уңышлар телибез”, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева.


Конференциядә катнашучыларны Казан Федераль университеты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Илнар Яруллин сәламләде һәм уңышлар теләде.
Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова шулай ук конференция кунакларына, мәгариф бүлегенә рәхмәтен ирештерде.


“Мондый конференцияләр безнең мәктәп базасында 2015 нче елдан бирле уздырылып килә. Пандемия чорында да онлайн алып барылды. Бүгенге конференциядә 8 секция эшли. Урында һәм дистанцион рәвештә катнашучылар өчен барлык шартлар да булдырылган. Һәрберсенә уңышлар һәм гадел җиңү телим”, - диде ул.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев