Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас урта мәктәбендә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип исемләнгән чара узды

“Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе кысаларында файдалы чара узды.

(17 март, “Апастово-информ”).


Әлеге мөһим чарада район прокуроры ярдәмчесе Гөлнар Ганиева, балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор Рания Сибгатуллина, муниципаль инспектор Раилә Мингалиева, укытучылар һәм укучылар катнашты.

Реклама


Балалар сәхнәдә биеделәр дә, җырладылар да. Өч командага бүленеп, сәламәт яшәү рәвеше темасына багышланган уен-викторинада белемнәрен сынадылар. Сәламәтлеккә карата плакатлар да якладылар.


“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” диләр. Сез дә – укучылар, һәрчак сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышыгыз. Спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотик матдәләрдән ерак торыгыз. Үзегезгә тәкъдим итүчеләр булган очракта да, тиз арада өлкәннәргә хәбәр итегез. Бер хәбәр дә читтә калмаячак. 14 яшьлек яшүсмерләр өчен наркотиклар әйләнеше буенча җавапчылык та каралган”, - дип белдерде район прокуроры ярдәмчесе Гөлнар Ганиева.


Соңыннан укучыларга район эчке эшләр бүлеге начальнигы Раил Гатауллинның Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев