Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас урта мәктәбендә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде

9 декабрь – Ватан Геройлары көне уңаеннан “Геройлар Даны белән горурланабыз” дип исемләнгән патриотик чара узды.

 

Реклама

(9 декабрь, “Апастово-информ”). 
Патриотик чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, Апас һәм Кайбыч районнары Хәрби комиссариаты вәкиле Рәшид Мөрсәлимов, Хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы рәисе Фәнис Зәйнуллин һәм башка җаваплы вәкилләр катнашты. Шулай ук кайнар нокталарда хәрби юлын узган Әфган сугышы ветераннары Сәйфулла Исмәгыйлев, Айрат Гыйльметдинов, Илсур Гарифуллин, Фәнис Зарипов, Айрат Гыйльметдинов, чик сакчылары бердәмлеге рәисе Альберт Гыйсмәтуллин, чик сакчылары бердәмлеге вәкиле Фәнис Гәрәев та бәйрәмгә кунак булып килделәр. 
Чыгышларда герой-якташларыбызның Ватан хакына кылган каһарманлыклары искә алынды, аларның батырлыклары үрнәк итеп куелды, мәктәп укучыларының солдатларга язылган хатлары укылды. Фәнис Зәйнуллин үз чыгышында кайнар нокталарда хезмәт иткән районыбыз егетләре турында сөйләде, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов Ватан сугышы батырлары турында мәгълүматлар китерде. Мәтәп укучылары патритотик рухтагы шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, Ватан Геройларына багышланган видеоязмалар тәкъдим иттеләр. Каһарманнар бер минут тынлык белән искә алындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев