Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас урта мәктәбе базасында Татар телен саклау һәм үстерү буенча түгәрәк өстәл оештырылды

Бу максаттан районга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның җаваплы вәкиле, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин да килгән иде.

(24 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”). 


Биредә районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге методисты Айсылу Гыйниятуллина, директор урынбасарлары һәм татар теле укытучылары катнашты. Алар татар теленә игътибарны арттыру, балаларда әхлакый сыйфатлар, милли үзаң үстерү буенча чыгышлар ясадылар. Апас, Каратун урта мәктәбе укытучылары мәктәпләрдә татар телен саклап калуда, милли традицияләрне ныгытуда нинди эш алып барулары хакында сөйләп үттеләр, бу юнәлештә ирешелгән уңышларын атадылар. 
Утырыш җылы, истәлекле очрашу төсмерен алды. Апас кунагы Рөстәм Галиуллин үз чыгышында укытучы гаиләсеннән булуын һәм татар теле укытучыларына аеруча ихтирам белән каравын белдерде. 
- Татар теле укытучыларының абруен күтәрү, туган телне үстерү өстендә республика комиссиясе зур эш алып бара. Күп үзгәрешләр көтелә”, - диде Рөстәм Галиуллин. 
Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногмановның чыгышы да бик үтемле булды. Ул татар телен үстерү буенча мәдәният, мәгариф, матбугат - барысы да бердәм эшләсә генә уңай нәтиҗә булачагын искәртеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев