Апас урта мәктәбе укучылары күптәнге хыялларын тормышка ашырдылар
Алар мөмкинлеге чикле райондашыбыз Ислам Закировны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар.
(29 декабрь, “Апастово-информ”).
6нчы “А” сыйныфы укучылары Исламның хәлен белергә бардылар. Аны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик иттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр, күчтәнәчләрен тапшырдылар.
Ислам Лаеш районында белем һәм тәрбия ала. Бүгенге көндә ул каникулга кайткан. Апастагы дусларын ул бик сөенеп каршы алды. Бәйрәм кәефе бүләк итүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев