Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас урта мәктәбендә “Геройлар Даны белән горурланабыз“ исеме астында тантаналы чара узды

Ватаныбыз Геройлары Көненә багышланган чарада Апас һәм Кайбыч районнары буенча хәрби комиссар Илшат Паймурзин, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмеева, Әфганчылар җәмгыяте рәисе Фаиль Курамшин, укучылар һәм укытучылар катнашты.

(10 декабрь, “Апастово-информ“).


Укучыларда Ватаныбыз тарихында кылынган батырлыклар турындагы белемнәрен арттыру, патриотлык, гражданлык, горурлык һәм үткәнебезгә хөрмәт хисләре тәрбияләү – әлеге тантаналы чараның төп максатлары иде.
Укучылар кинофильмнардан өзекләр, сугыш чоры вакыйгалары презентацияләре тәкъдим иттеләр. Тантаналы чара бик эчтәлекле узды. Биредә укучылар хәрби бүләкләр, ватандашларыбызның күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары турында мәгълүматларын арттырдылар. Районыбыз Геройларын да алар олы хөрмәт белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев