Апас урта мәктәбендә Парламент дәресләре башланып китте
Парламент дәресләре быел “Халыкара туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“на багышлана.
(16 февраль, “Апастово-информ“).
15 февральдән алып районыбызның барлык мәктәпләрендә дә Парламент дәресләре үткәрелә. Аның төп темасы – “Татарстан – безнең уртак йортыбыз“.
Апас урта мәктәбендә дәрес башланыр алдыннан укучылар “Дуслык күпере“ дип исемләнгән акция белән таныштырдылар. Бу уңайдан алар теләкләр тактасы оештырып, анда теләк-тәкъдимнәрне язырга мөмкинчелек тудырдылар.
Залда югары сыйныф укучылары тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлнара Фәхретдинова ярдәме белән чыгышлар әзерләгәннәр. Алар Дәүләт Советында, башкарма органнарда эшләүче җитәкчеләрнең тормышы, аларның вазифалары, ирешелгән казанышлары хакында сөйләп үттеләр.
Парламент дәресендә шулай ук район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Айсылу Гыйниятуллина да катнашты.
“Дәүләт Советында, башка җитәкче урыннарда эшләүче дәрәҗәле шәхесләр арасында якташларыбызның да булуы – безнең өчен зур горурлык. Аларның күбесе гади гаиләдә туып-үскән һәм тырышлыклары нәтиҗәсендә шундый мәртәбәле дәрәҗәләргә ирешкән затлар. Үзегезгә максат куеп һәм шул максатыгызга тугры булып яшәсәгез, сезнең дә зур уңышларга ирешергә мөмкинчелегегез бар“, - диде мәгариф бүлеге белгече Айсылу Гыйниятуллина балаларга мөрәҗәгать итеп.
Мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова һәм укытучы Гөлнара Фәхретдинова да укучыларга дәүләт эшлеклеләренең, күренекле шәхесләрнең тормыштагы роле турында сөйләп, аларга киңәш-фикерләрен җиткерделәр, Парламент дәресләренең әле дәвам итәчәген билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев