Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас урта мәктәбендә студентлар белән очрашу узды

Апас урта мәктәбе коллективы элеккеге укучыларын кабул итте. Туган мәктәпләрен сагынып кайткан иде студентлар. Очрашуны Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендәге 9 а классы укучылары оештырды. Кичә студентлар һәм булачак студентларның ярышуы формасында барды. Төрле уку йортларында төрле һөнәр үзләштерүче кичәге укучылар чыгарылыш классларда белем алучыларга киңәшләрен бирде, һөнәр үзенчәлекләре белән таныштырды. Тулай...

Апас урта мәктәбе коллективы элеккеге укучыларын кабул итте. Туган мәктәпләрен сагынып кайткан иде студентлар. Очрашуны Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендәге 9 а классы укучылары оештырды. Кичә студентлар һәм булачак студентларның ярышуы формасында барды. Төрле уку йортларында төрле һөнәр үзләштерүче кичәге укучылар чыгарылыш классларда белем алучыларга киңәшләрен бирде, һөнәр үзенчәлекләре белән таныштырды. Тулай торак тормышы турында да сөйләп узды алар. Җырлар, биюләр, укытучыларга рәхмәт сүзләре, сагыну хисләре - бәйрәмнең бер бизәге булды. Очрашу дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев