Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас урта мәктәбендә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде

9 декабрь - Ватан Геройлары көне уңаеннан Апас урта мәктәбендә патриотик чара узды.

(10 декабрь, “Апастово-информ”). 
Әлеге чарада сугыш елларында, тылда батырлыклар күрсәткән райондашларыбыз искә алынды. Шулай ук төрле елларда кайнар нокталарда хезмәт иткән геройлар үрнәк итеп куелды. 
Патриотик чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, хәрби комиссар Илшат Паймурзин, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева һәм башка җитәкчеләр катнашты. 
Апас туган якны өйрәнү музее белгече Эльмира Рәхимова тулы итеп батыр райондашларыбыз турында сөйләде. 
Чарада патриотик җырлар, ялкынлы чыгышлар яңгырады, мәгълүматлы видеоязмалар күрсәтелде, батырлар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Соңыннан иң актив яшь патриотларга икенче, өченче дәрәҗәдәге “Яшь армиячеләр батырлыгы” медальләре тапшырылды. 
“Төп максатыбыз – үсеп килүче буынга халкыбызның батырлыгы турында чын хакыйкатьне сөйләү, ялган мәгълүматлар китереп тарихыбызны юк итергә теләүчеләр йогынтысына бирелмәскә өндәү. Тыныч тормыш өчен үзләрен дә кызганмаган каһарманнарны үрнәк итеп кую, - диде “Яшь армиячеләр” хәрәкәте җитәкчесе, укытучы Марсель Хикмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев