Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас үзәгендә “Дуслык” кунакханәсе ачылды

Кунакханә районның икътисади, мәдәни һәм туристлык эшчәнлегенең сыйфатына уңай йогынты ясар дип көтелә.

(28 декабрь. “Апастово-информ”).


Апас шәһәр тибындагы бистәсе һәрдаим үзгәрешләр кичерә. Биредә – спорт корылмалары янәшәсендә “Дуслык” кунакханәсе ачылды.
Кунакханә 34 урынны үз эченә алган, заманча техникалар белән баетылган, яңа җиһазлар урнаштырылган, барлык уңайлылыклар да тудырылган.
Кунакханәне ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, җитәкчеләр, спортчылар, райондашлар катнашты.
-Һәр ачылган бина районның икътисадына йогынты ясый, яңа эш урыннары барлыкка килә. Янәшәсендә генә спорт залы, бассейн, боз сарае урын алган. Спорт белән шөгыльләнергә бөтен шартлар да бар. 2023 елда футбол манежы төзелер дип көтелә. Спортчылар кунакханәдә вакытларын күңелле, файдалы һәм уңайлы шартларда уздыра алачак. Шул ук вакытта бу өстәмә кертем дә ясаячак. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, төзүчеләргә, барлык катнашучыларга ярдәмнәре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Барыгызны да Яңа еллар белән котлыйм, - диде Айрат Җиһаншин.
Район башлыгы социаль-икътисади үсешенә өлеш керткәне өчен төзелеш фирмасы җитәкчесе Айрат Хамадияровка Рәхмәт хатын тапшырды.
-Татарстан Республика җитәкчелеге ярдәме, район җитәкчесенең активлыгы белән Апаста даими төзелешләр бара һәм биналар ачыла. Ул – спорт, медицина, мәгариф өлкәсенә кагылышлы объектлар. Биредә яшәүчеләргә уңайлы, рәхәт булсын, вакытны кызыклы үткәрү һәм эшләү, яшәү, ял итү өчен һаман да яхшы якка үзгәрешләр бара. Мондый кунакханәләр бөтен бистәдә дә, хәтта шәһәрләрдә дә юк. Барысы бергә киләчәк өчен эшләр, район тагын да үсештә булыр дип ышанам, - диде Максим Топилин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев