Апас Үзәк ял паркында Яңа ел чаралары дәвам итә
Райондашлар һәм кайткан кунаклар өчен Яңа ел ялларында һәр көнне үзәк чыршы янында бәйрәм чаралары уза.
6 гыйнвар кичендә “Алдынгылар” хәрәкәте, “Сәләт” балалар иҗат йорты, Апастово-информ, “Апас хәбәрләре” телевидениесе, үзәкләштерелгән исәп-хисап оешмасы, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре күңелле чыгышлар тәкъдим итте. Кыш бабай, Кар кызлары, убырлы күп итеп бүләкләр дә таратты.
7 гыйнварда районның мәгариф бүлеге, Апас мәктәбе һәм район Советы һәм башкарма комитеты коллективлары да бергәләшеп бәйрәм итәргә көтеп кала. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев