Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас Үзәк китапханәсенә батыр егетләрнең әниләре килде

Әниләр көне уңаеннан узган чара быел беркемне дә битараф калдырмады.

Аның башка кичәләрдән үзенчәлеге шунда иде – бу юлы әлеге бәйрәмгә махсус операциядә катнашучы батыр егетләребезнең әниләре чакырылды. 
Чарада район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев катнашып, аларга котлау сүзләре җиткерде. 

"Әниләр, намусларына тугры калып, илебезне сакларга киткән батыр уллары турында сөйләделәр, гуманитар ярдәм күрсәтүче райондашларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Егетләрнең фотолары белән үрелеп барган видеороликлар кичә кунакларына аеруча нык тәэсир ясады. 
Бәйрәм уңаеннан әниләр хөрмәтенә җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләнде, изге теләкләр әйтелде", - дип хәбәр итте үзәк китапханә методисты  Чулпан Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев