Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсендә “Беслан фаҗигасе кайтавазы” хәтер сәгате узды

3 сентябрь – терроризмга каршы көрәштә бердәмлек Көне уңаеннан китапханәдә хәтер чарасы узды.

(4 сентябрь, “Апастово-информ”).



Апас аграр көллияте студентлары катнашында Апас үзәк китапханәсендә “Беслан фаҗигасы кайтавазы” дип исемләнгән хәтер сәгате узды.

Биредә 2004 елның 1 нче сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган һәм бар дөньяны тетрәндергән фаҗига турында искә алынды. Ул коточкыч вакыйганы онытырга мөмкин түгел. Террористлар Беслан шәһәренең 1нче мәктәбен тоткынлыкка алалар. Меңнән артык кеше кораллы бандитлар тарафыннан ирекләре чикләнелеп, заложникка алына, күп өлеше – мәктәп укучылары була.


Терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш буенча район комиссиясе сәркатибе Булат Гатиятуллин хәвефле террорчылык очракларына тукталды, әлеге проблеманың актуальлеген әйтеп үтте. Әлеге чарага “Террорга каршы бергәләп көрәшик” темасына күргәзмә дә оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев