Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсендә “Бөртекләп җыелган гомер” дип исемләнгән очрашу кичәсе узды

Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында, китапханәгә тумыштан мөмкинлеге чикләнеп, коляскада утырырга мәҗбүр булган райондашлар чакырылды.

(2 декабрь, “Апастово-информ”).
Районда инвалидлар ункөнлеге башланды. Бу уңайдан Апас үзәк китапханәсендә тумыштан мөмкинлеге чикләнгән райондашлар катнашында җылы очрашу узды. Шулай ук гыйбрәтле язмышлар хакында тыңларга Апас урта мәктәбе укучылары һәм Апас аграр көллияте студентлары килгән иде. Кичәдә тормыш кыенлыкларын җиңеп яшәүче көчле рухлы райондашларыбыз - 40 ел дәвамында балаларга белем һәм тәрбия биргән Йомралы авылыннан Сания апа Сафиуллина, Апастан Илнур һәм Фәнзия Азизовлар, Марсель Галиәкбәров һәм Моразалардан Илшат Гатауллин үз язмышлары турында сөйләделәр, тормыш юлында нинди генә авырлык килсә дә, беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмәскә киңәшләрен бирделәр. Һәлакәткә дучар булып аяксыз калган танылган блогер, үзенең батыр йөрәкле булуы белән бик күпләрне сокландырган Рөстәм Нәбиев турында видеофильм тәкъдим ителде. Күренекле татар шагыйре, язучы, драматург Фәнис Яруллин язмышы үрнәк итеп куелды.
Очрашу кичәсе мәгънәле җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды, батыр йөрәкле райондашларыбызга җылы, соклану сүзләре яңгырады.
Соңыннан кичәдә катнашучы мөмкинлеге чикле райондашларыбызга “Бердәм Россия” партиясе һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан күчтәнәчләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев