Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсендә гаилә кыммәтләре хакында сөйләштеләр

Биредә Халыкара гаилә көне уңаеннан “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары һәм җитәкчеләр катнашында түгәрәк өстәл артында җылы очрашу узды.

(14 май, “Апастово-информ”).
Кичә барышында гаиләнең төп асылы, гаиләдәге традицияләр, нык һәм матур гаилә төзү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге хакында сүз барды.
Очрашу бик мәгънәле һәм эчтәлекле узды. Яшьләр гаилә кыйммәтләре буенча өлкәннәрнең киңәшләрен тыңлап, үз фикрләрен белдерделәр.
“Бүген без өлкәннәрнең киңәшләрен тыңладык. Киләчәктә нинди гаилә төзергә теләвебезне белдереп, үз фикерләребезне дә җиткердек. Гаилә, минемчә – чын һәм эчкерсез мәхәббәт ул. Мәхәббәт һәм аңлашу белән төзелгән гаилә генә бәхетле булачак”, - ди Нәргизә Расулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев