Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсендә иң кыйммәтле байлык - сәламәтлек булуы хакында сөйләштеләр

Биредә өлкәннәр катнашында сәламәтлек сәгате узды.

(7 апрель, “Апастово-информ”).


7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне уңаеннан районда төрле чаралар оештырылды. Шуларның берсе Апас үзәк китапханәсендә узды. “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дип исемләнгән чарада район үзәк хастаханәсе табибы Гөлсинә Гайнуллина, профилактика буенча җаваплы белгеч, шәфкать туташы Гөлгенә Сафиуллина өлкәннәргә сәламәтлекне саклау өчен дөрес туклану, физик активлык, елга бер тапкыр диспансеризация узу кирәклеге хакында сөйләделәр. Алар шулай ук өлкәннәргә бүгенге көндә иң киң таралган гипертония авыруын кисәтү, әлеге чир белән интегүчеләргә вакытында даруын эчү, кан басымын контрольдә тоту, табибка күренеп торуның мөһимлеген аңлатып үттеләр. Өлкәннәр өчен сәламәтлек темасына видеороликлар тәкъдим ителде.


-Көн саен иртән кан басымын үлчәп, дәфтәремә теркәп барам. Даруларны да вакытында эчәргә тырышам. Спорт белән дә бик дус мин. Скандинавия йөрешен үз итәм, районда узган спорт чараларыннан да калмаска тырышам. Сәламәт булыйм дисәң, үз-үзеңә җаваплы карарга кирәк”, - ди Расыйх абый Латыйпов.


Табиблар өлкәннәрнең кан басымын үлчәп карадылар, сәламәтлеккә багышланган брошюралар тараттылар.


Әлеге чараны китапханә район үзәк хастаханәсе белән берлектә оештырды.

Реклама


Сәламәтлек сәгатьләре алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев