Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсендә көчле рухлы райондашлар очрашты

1993 елдан башлап 3 декабрь – инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Шуңа күрә декабрь аеның беренче ункөнлегендә илебез мөмкинлекләре чикле булган гражданнарга игътибарны тагын да арттыра: төрле чаралар, кичәләр, очрашулар оештырыла.

(6 декабрь, “Апастово-информ”).


5 декабрь көнне Апас үзәк китапханәсендә “Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк” дип исемләнгән бик матур һәм эчтәлекле чара узды.
Әлеге очрашуга районыбызның төрле авылларында гомер кичергән тормышны яраткан, алтын куллы, иҗатка якын райондашларыбыз чакырылган иде. Коштавылы авылыннан Гыйсмәтуллина Фирдәүсә, Дәвеш авылыннан Латыйпова Гүзәлия, Каратуннан Камалетдинова Алсу һәм Апастан Фәнзия Азизова – үз куллары белән матурлык тудыручы ханымнар. Алар матурлыкны күрә дә, тудыра да беләләр.
Илнур Азизов яңа гына иҗат ителгән, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә багышланган “Батырлар” шигыре белән таныштырды. Шулай ук әлеге чарада катнашкан Бактивова Гөлсибә ханым да үз чыгышында яшь буынны бернигә дә карамастан актив тормыш рәвеше алып барырга, кыенлыклар алдында югалып калмаска, төшенкелеккә бирелмәскә өндәде.
Мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбызга үзләренең җылы теләкләрен Апас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, Апас ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина һәм Татарстан мөслимәләр берлегенең Апас районындагы филиалы җитәкчесе Венера Сәгъдиева да ирештерде. Кичә китапханәчеләребез Нургалиева Гөлшат, Латыйпова Тәнзилә башкаруында матур җырлар һәм Камил Гайнетдиновның гармун моңнары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев