Апас үзәк китапханәсендә “Тел өчен көрәшергә түгел, сөйләшергә кирәк” квест-уены узды
21 февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан, Апас үзәк китапханәсендә аграр көллият студентлары өчен “Тел өчен көрәшергә түгел, сөйләшергә кирәк” дигән квест-уен үткәрелде.
(21 февраль, “Апастово-информ”).
Студентлар бирелгән сүзләрдән шигырь юллары төзеделәр, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, китап киштәләре арасыннан тел турында әйтемнәр эзләделәр, сүзләргә тәрҗемә ясадылар һәм тагын төрле уеннарда катнаштылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
“Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора”, - ди китапханәче Римма Шәйхетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев