Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсендә “Үз буыныңны бел” кичәсе узды

Тәрбияви чарага тарихны барлаучы тынгысыз райондашлар һәм Апас аграр көллияте укучылары катнашты.

(15 март, “Апастово-информ”).


Гаилә тарихын чагылдырган шәҗәрәләргә багышланган кичә театраль күренеш белән башланып китте. Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, Илсур Хәсәнов, Гүзәл Вафина, Болынбалыкчы авылыннан Гөлнара Садыйкова студентларны үзләренең гаилә шәҗәрәләре белән таныштырдылар. Шулай ук Морзалар авылыннан Гөлназ Гатауллина берничә нәсел шәҗәрәсе тупланган альбом алып килгән иде.


“Авылыбызның хөрмәткә лаек булган шәҗәрәчеләре, тарихчылары Габдрахман абый, Зәки абый, Талха абый Таһирҗановлар һәм аларның эшен дәвам иткән Шамил Назыйм улы Сөнгатуллин белән һәм алар тарафыннан, әйтеп бетергесез зур хезмәт куеп төзелгән нәселләр шәҗәрәсен туплаган альбом белән таныштыру минем өчен зур горурлык булды. Авылдашларыбыз арасында шушындый тынгысыз, авыл җанлы, бәяләп бетермәслек бай мирас туплап калдыручы кешеләр булуы белән без, Морзалар авылы гына түгел, райондашларыбыз да горурланды. Шундый эчтәлекле, тәрбияви чарага чакырган өчен хезмәттәшләремә зур рәхмәт”, - дип хисләрен белдерде ул үзе.


Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, дигән борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының чыгышын белә. Шәҗәрәләр дәвамлы булсын, нәсел агачларыбыз мәңге яшел калсын! Кичәдә катнашучыларның һәм китапханәчеләрнең теләге шул иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев