Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас ягын үз иткән Аксубай кызы

Рәзинә Ганиева 27 ел дәвамында Апас урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып бара. Балалар күңелендә туган телебезгә, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли ул. - Кечкенәдән өч хыялым бар иде. Балерина, җырчы яки укытучы булу. Ләкин укытучы булу теләге барысын да җиңеп чыкты. Мөгаен, нәселебездә мөгаллимәләрнең күп булуы, балаларны ярату...

Рәзинә Ганиева 27 ел дәвамында Апас урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып бара. Балалар күңелендә туган телебезгә, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли ул.

- Кечкенәдән өч хыялым бар иде. Балерина, җырчы яки укытучы булу. Ләкин укытучы булу теләге барысын да җиңеп чыкты. Мөгаен, нәселебездә мөгаллимәләрнең күп булуы, балаларны ярату хисе йогынты ясагандыр, - ди ул үзе.

Җитди дә, җаваплы да, мәртәбәле дә һөнәрне өстен куйса да, Рәзинә апа хыялларына тугры калып, тормышта хезмәт белән җырны бәйләп, мәдәни чараларның үзәгендә кайнап яши. Сәхнә аның өчен ял итү урыны, яңа җырлар - илһам, рух чыганагы. Шул ук вакытта дәресләрен дә кызыклы, мавыктыргыч итеп, уен һәм театр рәвешендә үткәрергә ярата. Шуңа күрә дә укучылар аның дәресләрен көтеп ала.

- Татар теле һәм әдәбияты белән ныклап кызыксынып китүемдә һәм уңышларымда укытучым Рәзинә Ганиеваның өлеше зур. Һәр бәйгегә ныклап әзерләнәбез, конференцияләрдә катнашабыз. Күптән түгел генә "Алиш эзләре буйлап" төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, җиңү яулап кайттык, - ди Апас урта мәктәбенең 9 класс укучысы Ленар Хафизов.

Рәзинә Ганиева Апас ягын үз иткән Аксубай кызы. Тормыш иптәше Илмас белән Алабуга шәһәрендә белем алганда танышып, безнең якларга килен булып кайта ул. Шушы еллар эчендә, ныклы гаилә кочагында, тугры дуслар да тапкан, хезмәтендә дә уңышларга ирешкән, бик күп укучыларның, хезмәттәшләренең тирән хөрмәтен, ихтирамын яулаган, Апасның үз кызына әйләнгән ул.

- Үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелеп, аны яратып, җаваплы карап эшләгән кеше генә уңышларга ирешә ала. Рәзинә Ганиева да шундыйлардан. Ул бик укытучыларның укытучысы һәм бик күп яшьләргә үрнәк, - ди мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев