“Апас“ якташлар җәмгыяте иншалар бәйгесенә йомгак ясады
“Апас“ якташлар җәмгыяте үзенең 25 еллыгы уңаеннан һәм үсеп килүче буын, яшьләр белән элемтәне ныгыту максатыннан иншалар бәйгесе игълан иткән иде. (20 май, “Апастово-информ“).
Бәйгенең төп шарты булып якташлык җәмгыятендә торган атаклы кешеләр хакында язу, җәмгыятьнең киләчәге хакындагы фикерләрне яктырту иде. Районыбыз укучылары бәйгедә теләп катнашты һәм күренекле якташларыбызның тормыш юлын, иҗатын барлады.
“Барлыгы 44 эш кабул итеп алдык. Һәрбер эш үзенчәлекле, кызыклы иде. Уртак бер фикергә килеп, нәтиҗәләр дә ясадык. Бүләге дә, сюрпризы да балалар күңеленә хуш килерлек иде“, – диде бәйгенең рәисе Алсинә Сәлахова.
Быел “Апас“ якташлар җәмгыятенең 25 еллык юбилее. Шул уңайдан төрле чаралар оештырыла.
“Үзебезнең районнан чыккан шәхесләр, район турында иншалар язуны оештырдык. Апастан гына түгел Яр Чаллы һәм Әлмәт якларыннан да иҗат эшләре килде. Шушы Апас ягында туып-үстек, шушында белем алдык. Хәзерге вакытта “Апас“ якташлар җәмгыяте безне берләштерә. Әлеге эшебез дә туган төбәгебез белән бәйләүче бер күпер булып тора“, – диде җәмгыятьнең рәисе Марат Нуриев.
Бүләкләү чарасында район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев катнашты. Алар бәйгене оештыручыларга һәм катнашкан укучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Апас урта мәктәбенең 11 класс укучысы Диана Хисамова да җиңүчеләр сафында иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев