Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Апас” якташлар җәмгыяте – Сабан туе мәйданы түрендә

Казандагы “Апас” якташлар җәмгыяте быелгы Сабан туенда аеруча да актив булды.

(13 июнь, “Апастово-информ”).


Алар бер төркем булып кайтып, кече сәхнәне биләде. Чыгышлар, котлаулар белән аралаштырып, шушы ук сәхнәдә авыл мәдәният йортлары каршында оештырылган үзешчән сәнгать коллективлары да чыгыш ясады.
Үзәк мәйданда “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев райондашларны бәйрәм белән котлады һәм җәмгыятьнең эше белән таныштырып узды.
-Җәмгыять Апас районында туып-үсеп, яшәгән, бәхетен, ярын эзләп, яки язмыш кушуы буенча чит җирләргә китеп урнашкан кешеләрне берләштерә. 15 меңнән артык шундый кешеләребез бар. Бүген җыелып бәйрәмгә кайттык. Тормышыбыз бәхеттә, шатлыкта узсын, чәчкән уңышларны җыеп алып, рәхәтен күрергә насыйп булсын, - диде ул.
Җәмгыять тарафыннан ялгызы гына бала тәрбияләүче, олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр әтиләргә бүләкләр бирелде. Шулай ук кыш көне уздырган “Иң матур чыршы бизәгән йорт” бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләделәр.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев