Апас янгын сүндерү бүлегенә ялганлап та шалтыраталар
Татарстанның Идел аръягы районнарында янгын куркынычсызлыгы зона отряды идарәсе Апаста урнашкан. Аның җитәкчесе Леонид Ромачков: -Безнең өстәмә, республика бюджетыннан финансланучы 13 пост-деполар 7 районга бүленгән. Аларда барлыгы 26 янгын сүндерү машинасы, 150 кешелек коллектив бар. Ун айда безнең янгынчы-коткаручылар 155 чакыру кабул итте, шул исәптән Апас районының Балтай, Әлмәндәрдә урнашкан...
Татарстанның Идел аръягы районнарында янгын куркынычсызлыгы зона отряды идарәсе Апаста урнашкан. Аның җитәкчесе Леонид Ромачков:
-Безнең өстәмә, республика бюджетыннан финансланучы 13 пост-деполар 7 районга бүленгән. Аларда барлыгы 26 янгын сүндерү машинасы, 150 кешелек коллектив бар. Ун айда безнең янгынчы-коткаручылар 155 чакыру кабул итте, шул исәптән Апас районының Балтай, Әлмәндәрдә урнашкан өстәмә пост-депо янгынчылары 7 тапкыр урыннарга чыктылар. Ялган чакырулар да булды-10 ноябрьгә безнең пультта шундый 9 очрак теркәлде. Суд карары буенча, мондый вөҗдансызлар чыгымнарны үзләре каплый, тикшерү ачыклаган ялганчылар берничә мең сумлык штраф түләде. Безнең хезмәткәрләр 49 юл-транспорт һәлакәте булган урынга чыгып, зыян күрүчеләргә тиешле ярдәм күрсәтте.
Көзгә кергәч, күпләп мунчалар яна башлый. Апаста инде шундый 6 очрак булды. Янгынны булдырмавы җиңелрәк-шуңа да мич-морҗалар, электр үткәргечләрен даими тикшереп торыгыз, вакытында алыштырыгыз. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев