Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас яшьләре “Креатив чана” ярышларына Мамадышка барды

Район "Авыл яшьләре" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, "Алтын алка" Боз сарае директоры урынбасары Рөстәм Нәҗмиев хәбәр итә: -Татарстанның Мамадыш районы тавында икенче тапкыр "Креатив чана" ярышлары үткәрелде. 40 команда, тамашачылар да бик күп килгән иде. Быелгысында без дә катнаштык. Кул астындагы әйберләрдән бер атна дигәндә чана-танк ясадык. Бу шимбәдә командабыз белән...

Район "Авыл яшьләре" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, "Алтын алка" Боз сарае директоры урынбасары Рөстәм Нәҗмиев хәбәр итә:

-Татарстанның Мамадыш районы тавында икенче тапкыр "Креатив чана" ярышлары үткәрелде. 40 команда, тамашачылар да бик күп килгән иде. Быелгысында без дә катнаштык. Кул астындагы әйберләрдән бер атна дигәндә чана-танк ясадык. Бу шимбәдә командабыз белән юлга кузгалдык. Әйбәт уңыш ясадык-чанабыз да әйбәт шуды, танкны да бик ошаттылар. Ярышка Мамадыш районы башлыгы, Татарстан яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре дә килгән иде. Оештыручылар безгә Диплом-Грамота, истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу ярышта киләсе елда аның Россиякүләм дәрәҗәдә үткәреләчәген белдерделәр. анысында да катнашачакбыз. Шундый кызыклы ярышны үзебезнең районда да үткәрү мөмкинлеген өйрәнәбез. Бездә дә таулар, кулларыннан эш киләрлек яшьләр бик күп бит...

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев