Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас яшьләре кыю халык, җырлый алар сәхнә балкытып

Килдураз мәктәбенең чит телләр һәм музыка укытучысы Ирина Алексеевна Сабирова җаны-тәне белән үз һөнәренә һәм рок-музыкага, сәхнәгә гашыйк. Боларның барысы хакында да аның үзеннән сөйләтик. -Мин бит үзем шәһәр кызы,-дип башлады ул әңгәмәбезне. -Балачагым үткән Коми республикасының Сыктывкар шәһәреннән гаиләбез Ульяновск шөһәренә күчкәндә миңа 15 яшь иде. Музыкаль мәктәптә укыдым....

Килдураз мәктәбенең чит телләр һәм музыка укытучысы Ирина Алексеевна Сабирова җаны-тәне белән үз һөнәренә һәм рок-музыкага, сәхнәгә гашыйк. Боларның барысы хакында да аның үзеннән сөйләтик.

-Мин бит үзем шәһәр кызы,-дип башлады ул әңгәмәбезне. -Балачагым үткән Коми республикасының Сыктывкар шәһәреннән гаиләбез Ульяновск шөһәренә күчкәндә миңа 15 яшь иде. Музыкаль мәктәптә укыдым. Шәһәр Пионерлар Сараенда вокал-инстументаль ансамбль эшләве турында белдерү укыдым да тәвәкәлләп шул түгәрәккә язылдым. Гитарада, синтезаторда, баян, домра, балалайка башка инструментларда яхшы итеп уйнарга бик тиз өйрәндем, күрәсең ходай биргән табигый сәләтем ачылгандыр... Аннан гаиләбез барара Воркута якларында яшәде. Анда урта мәктәп тәмамлагач та музыка училишесенда укырга теләгем бик көчле иде. Тик күңелем укытучылыкка көчлерәк тартты-документларымны Сыктывкар педагогика училищесына тапшырдым. Аннан укуымны Тәтештә дәвам итеп, педагог дипломы алдым. 2007 елда Казан дәүләт гуманитар педагогия институтын тәмамладам.

-Хәтерем ялгышмаса, син 1992 елда Килдураз мәктәбенә эшкә кайттың. Шул елларда, төгәлрәге, 8 ел элек районда бердәнбер флейтачылар ансамбле шушы мәктәптә оешты.

-Кызым Элмира, бик сәләтле укучыларым Ләйсән Сөләйманова, Аида Адиятуллина, Лилия Булатова һәм Лилия Гыйсмәтуллина белән "Чародейки" флейтачылар һәм гитарачылар ансамбле ул елларда районкүләм иҗади конкурсларда да катнашып таныла башлады. Призлы урыннар яуладык. Казанда рок мәктәбе ачылгач, анда барып имтиханнарны уңышлы тапшырып атнаның һәр шимбәсендә поезд белән түләүле дәресләргә йөрдек. Мине дөрес аңлап һәм ышанып, балаларын үсендереп үз акчаларына уен кораллары алган, юл йөрү чыгымнарын түләгән әти-әниләре, мәктәбебез җитәкчелегенә без бүген бик рәхмәтле. Казан рок-мәктәбендә укыган 2008-2009 елларда исә без Казан сәхнәләрендә "The climb" ("Восхождение") исемле ансамлебез белән сәхнәләргә еш чыктык, уңышлы гына чыгыш ясап башкала тыңлаучыларына танылдык.

-Казан рок-мәктәбендә уку сезгә нәрсә бирде?

-Без кыскартылган курслар үттек. Бу елларда безнең эшчәнлек белән район хакимияте, мәгариф бүлеге җитәкчелеге хәбәрдар иде инде. 2008 елда тәвәкәлләдем дә район башлыгына кабул итүгә язылдым. Мине һәм балаларның әти-әниләрен бик җылы каршылады. Шул очрашудан соң аграр көллияткә инструментлар кайтарылды. Район мәдәният йортында да берничә уен коралы булуын белештек. Тик менә безгә Апаска йөреп шөгылләнүе, репетицияләр үткәрүе шактый читен, аннан инструментлар да шактый таушалган, күп әйбере югалган булып чыкты.

-Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән икенче эшлекле һәм нәтиҗәле очрашуыгыз моннан 2 ай элек Килдуразда яңа авыл клубы ачылышында булганлыгын беләм.

-Шуңа да вокал-инструменталь ансамблебез "Второе пришествие" исемле. 7 июньдә яңа клуб сәхнәсендә 12 яшьлек укучыларым чыгыш ясагач, район башлыгы безнең коллектив белән аерым очрашты. Икенче көнне Апастагы бөтен музыкаль инструментлар Кильдуразга кайтты. Яңалары да сатып алынды. Хәзер безнең яңадан туган ансамблебезнең инструменталь базасы шәһәрнекеннән ким түгел. Синтезатор, тавыш көчәйткечләр, акустик колонкалар, 3 гитара, тавышны үзгәртү җиһазлары, төрле яңгырашлы барабаннар, чаңнар комплекты, тәрилкәләр, тавыш белән идарә итү пульты, тоташтыргыч кабельләр, микрофоннар-кыскасы барысы да супер! Район мәдәният бүлеге, аграр көллият һәм район мәдәният йорты җитәкчелегенә рок-музыка, сәхнәгә гашыйк балалар күңелен дөрес аңлауларына бик зур рәхмәт! Безнең бу проект тулаем район башлыгы идеясе һәм башлангычы. Ул фәкатъ аның булышлылыгында гына оешты һәм эшли. Аңа балалар, әти бик рәхмәтле-әниләре бик рәхмәтле бүген.

- 13 июльдә, Апаста 21 июльдә сезнең катнашыгызда үткән "80 нче еллар дискотекасына" 50 яшьлек апаслылар да килгән иде. Апас районкүләм чыгарылыш бәйрәмендә, район Сабантуенда да бик матур чыгыш ясадыгыз. "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә сез үткәргән музыкаль кичә дә бик уңышлы иде. Инде Кильдуразның яшь сәхнә "йолдызлары"-ансамбльнең бүгенге төп составында чыгыш ясаучы яшь рок-музыкантлар белән танышыйк.

-Яңадан туган рок-төркемгә "Второе Пришествие" исеме кушкач та аңа яңа состав туплау проблемасы белән очраштык. Сәхнәгә тартылучы район яшьләре, фанатларга Интернет аша мөрәҗәгать урнаштырдык. Бик күп икән бит алар-үзвакытында ачылмаган яшь талантлар! Иң башта солистларыбыз турында. Каратун мәктәбе укучысы Эльвира Биктимерова, клавишалы музыка коралларында да уйнаучы Апас кызы Алинә Баһаветдинова, соло-гитарачы, минем кичәге укучым, бүген Каратун мәктәбендә белем алучы Баяз һәм безнең мәктәптә укучы бертуган энекәше Фаръяз Хузякаевлар һәм улым, барабанчы Данир белән үзем-барлыгы 6 бөртек без. Мәктәп тәмалаган балалар укуларын башка уку йортларында дәвам итәчәк, шуңа да рок-музыка яратучы балаларның безнең сафларга теләп кушылачагына ышанабыз. 11-16 яшьлек вокалистлар, гитарачылар, клавишалы уен кораллары, барабаннарда уйный белүчеләрне 10-15 сентябрдә Килдураз мәктәбендә узачак кастинг-сайлап алу турына көтәбез.

-Рок-төркемнең репертуарына тукталыйк. Апаста чыгыш ясаганда кайбер җырларны инглизчә дә башкардыгыз.

-Үзем инглиз теле укытучысы булгач, балаларның чит телләрне дә яхшы белүенә, камилләшүгә омтылышларын бик хуплыйм. Моннан тыш Россия һәм чит илләрнең "Кино", "БИ-2", " Сплин", "Баста", "Marlin Manson", "Nirvana" төркемнәре хит-ремейкларын, яшьләр арасында бик популяр композицияләрне тыңлаучы бик яратып кабул итә. Татарча яңгырашлы рок-җырларны да сәхнәгә чыгарасыбыз килә.

-Ирина Алексеевна, инде иң зур хыялыгызны да әйтсәгез иде.

-Ана буларак, кызым белән улымның тормышта да, сәхнәдә дә үз юлларын табуларын, яраткан шөгыльләрен ташламауларын телим. Укытучы буларак-балаларның сәламәт яшәү рәвешен сайлаулары, белемгә омтылышлары көчле булулары минем өчен бик мөһим. Районда мәктәп, балалар-яшүсмерләр тормышына игътибар да, ярдәм, шартлар һәм таләпләр дә шулай калсын иде. Ә ансамблебезгә килсәк, зур сәхнәләрдә, шул исәптән, бары тик Татарстанда гына булган "Йолдызлык" ("Созвездие") телевизион балалар иҗат фестиваль-конкурсында катнашу һәм җиңү-безнең егет-кызларның иң зур хыялыдар, мөгаен.

-Инде миннән дә бер генә теләк-алар чынга ашсын, тик моның өчен әле бик күп тырышасы бар, уңышлар сезгә!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев