Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас яшьләре "Мөмкинлекләр вакыты" нда үз идеяләрен тәкъдим итте

Районыбызның эшче, креатив яшьләре "Авыл көчләре" эшлекле уенында катнашты.

(3 сентябрь, "Апастово-информ").
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган яшьләр туры Каратун йортында узды. Биредә районыбызның иң актив яшьләре җыелды.
Катнашучыларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының территорияләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Сәгыйтов сәламләде.
" Апас яшьләре бик актив. Үз максатларына ирешәләр. Биредә яшьләр сәясәтен үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Әле яңа гына районыгыз үзгендә яшүсмерләр клубы сафка баскан булса,  озакламый яшьләр үзәге дә булдырылачак", - диде ул. Илнур Сәгыйтов район җитәкчелеге тарафыннан яшьләргә яңа мөмкинлекләр, авылда төпләнеп калу өчен уңайлы шартлар тудыру буенча җитди эш алып барылуын билгеләп узды һәм район башлыгы Равил Хисаметдиновка, яшьләр турын уздыруда ярдәм иткән Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗановага ихтирамын белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Апас яшьләрне сынатмаска чакырып, уңышлар теләде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов та авыл хуҗалыгына белемле яшьләр кирәклеген ассызыклады.
Төрле үзләренең киләчәген авыл белән бәйләгән, өлкәләрдә хезмәт куючы, мәктәпләрдә белем алучы, аграр көллияттә һөнәр үзләштерүе яшьләр төрле кызыклы идеяләр тәкъдим иттеләр. Үзләре яшәгән авыл территориясен үстерү ресурсларын билгеләделәр, 15 елдан соң  районны, биредә яшәүче халыкның көнкүрешен ничек күзаллаулары хакында кызыклы фикерләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев