Реклама
Җәмгыять
Апас йолдызчыкларын Казан сәхнәсе көтә!
Апасның яшь сәхнә осталары “Йолдызлык–Созвездие“ фестиваленең зона турыннан җиңү белән кайтты.
(28 март, “Апастово-информ“).
26-27 март көннәрендә Чүпрәледә “Йолдызлык–Созвездие“ фестиваленең зонакүләм сайлап алу турлары узды. Биредә уңышлы чыгыш ясаучылар гала-концертта катнашты һәм бүләкләнде.
“Вокал-соло“ номинациясендә җиңүчеләр:
1 урын:
Энҗе Зыятдинова – Апас урта мәктәбе,
Азалия Заһидуллина – Апас урта мәктәбе,
Энҗе Шәйхиева – Апас урта мәктәбе.
3 урын : Наталья Осипова – Табар Черкене мәктәбе.
Махсус приз : Ислам Нуриев – Апас мәктәбе.
"Конферанс" номинациясе җиңүчеләре
1 урын:
Данис Сәлимов – Каратун “Гөлчәчәк“ балалар бакчасы.
Гүзәл Гыйниятуллина – Апас.
2 урын:
Зилә Садыйкова – Апас мәктәбе.
Алисә Әхмәдуллина – Урта Балтай мәктәбе
3 урын: Мәликә Нуруллина – Дәвеш мәктәбе
Махсус приз :
Зәринә Бикбулатова һәм Тимур Лотфуллин – Дәвеш мәктәбе
"Хореография" номинациясендә махсус приз
"Хыял"бию коллективы – Каратун мәктәбе.
Җиңүчеләр супер-финалга чакыру алды. Аларны Казан сәхнәсе көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев