Апас юлчыларының эш нәтиҗәләре
Техника заманында яшибез. Юлларда нинди генә машина юк, кыска гына аралыкта да меңләгән техника уза. Шуңа да юллар идарәсендә ел әйләнәсе эш тукталмый. Кыш көне яуган карны вакытында эттереп, юлдагыларның иминлеген саклый, җәйге чор урак өсте дисәк тә ялгыш булмас. "Татавтодор" оешмасының Апас филиалында бер эш нәтиҗәләре белән без дә...
Техника заманында яшибез. Юлларда нинди генә машина юк, кыска гына аралыкта да меңләгән техника уза. Шуңа да юллар идарәсендә ел әйләнәсе эш тукталмый. Кыш көне яуган карны вакытында эттереп, юлдагыларның иминлеген саклый, җәйге чор урак өсте дисәк тә ялгыш булмас. "Татавтодор" оешмасының Апас филиалында бер эш нәтиҗәләре белән без дә таныштык.
Иртәнге алтыдан юллар идарәсе каршындагы тормыш кырмыска оясын хәтерләтә. Үзләренең эш киемнәрен киеп куялар да, эшли торган участокларына таралалар.
- Сезон башланган көннән башлап төзекләндерү, юл билгеләрен яңарту, тишекләрне ямау, юл кырыйларын тигезләү, үләннәрен чабу, чүп-чар җыештыру, юлларга буяулар төшерү, җәяүлеләр өчен чыгу урыннарын буяп-яңарту, тизлек чикләү урыннарын (лежащий полицийский) ясау белән шөгыльләнәбез. Филиалда 175 кеше Апас районыннан. Коллективыбыз бик тырыш һәм дус, һәрбер хезмәткәр үз вазифасын белеп башкара. Алдыбызга куелган бурычларны төгәл һәм үзвакытында үтәп барабыз, - ди филиал җитәкчесе урынбасары Илдар Бурнашев.
Агымдагы елда Апас -Табар Черкен арасында өч километр юл төзекләндерелгән. Заготзерно бистәсендә, Апасның Кызылармия, Яшьләр урамында асфальт юл салынган. Шулай ук Уланово-Каратун арасында ике километрга якын асфальт җәелгән. Әлмәндәр-Кече Болгаер, Каратун-Чирмешән арасында тишекләр ямалган, юл кырыйлары тигезләнгән, юл билгеләре яңартылган. Юлларыбыз тигез, сикелтәсез булсын өчен көнне төнгә ялгап эшли юл идарәсе хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев