Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас юллары 15 километрга озынаячак

Россия хөкүмәте карары белән авыл юллары төзү дәүләт программасына быел 52 төбәккә 9 миллиард сум акча бүленде. Шуның 600 миллионы Татарстанга юнәлтелә. -Апас юл төзүчеләре һәм башка подрядчылар көче белән бу сезонда Йомралы- Ишеево юнәлешендә 6, Чирмешән-Подберезье юнәлешендә 6 һәм Апас-Табар Черкене авыллары арасында 3,3 километрлык яңа юллар салуга алыначакбыз....

Россия хөкүмәте карары белән авыл юллары төзү дәүләт программасына быел 52 төбәккә 9 миллиард сум акча бүленде. Шуның 600 миллионы Татарстанга юнәлтелә.

-Апас юл төзүчеләре һәм башка подрядчылар көче белән бу сезонда Йомралы- Ишеево юнәлешендә 6, Чирмешән-Подберезье юнәлешендә 6 һәм Апас-Табар Черкене авыллары арасында 3,3 километрлык яңа юллар салуга алыначакбыз. Моннан тыш Россия һәм Татарстан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт программалары буенча район эчендәге 200 километр озынлыктагы асфальт юлларда агымдагы һәм капиталь ремонт, төзекләндерү эшләре башкарачакбыз,-диде бу уңайдан "Татавтодор" районара юллар төзелеше идарәсе баш инженеры Илдар Хәйбуллин.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев