Апас юллары якты, куркынычсыз булырга тиеш
Якташыбыз, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Шамил Гаффаров үткәргән юл хәрәкәте иминлеге дәүләт программаларының үтәлешен тикшерү вакытында Апаста бу өлкәдә зур эшләр башкарылуы аерым билгеләп үтелде. Шуннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин юл-транспорт хәрәкәте иминлеге район даими комиссиясе утырышын үткәрде. -Башкарыласы эшләр дә бик күп,-әле,-дип ассызыклады ул. -Порядчы оешмалар белән...
Якташыбыз, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Шамил Гаффаров үткәргән юл хәрәкәте иминлеге дәүләт программаларының үтәлешен тикшерү вакытында Апаста бу өлкәдә зур эшләр башкарылуы аерым билгеләп үтелде. Шуннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин юл-транспорт хәрәкәте иминлеге район даими комиссиясе утырышын үткәрде.
-Башкарыласы эшләр дә бик күп,-әле,-дип ассызыклады ул. -Порядчы оешмалар белән катгыйрак булачакбыз. Мәктәпләрдә юл хәрәкәте иминлеге дәресләре нәтиҗәле үтәргә тиеш. Татарстан юлларында караңгы вакытта аварияләрдә 21 җәяүле һәлак булган. Яктылык кайтаргычлы кием, браслет кигән җәяүлене машина йөртүче ерактан үк күреп ала. Район мәктәпләрендә укучы һәр бала, директор-укытучылар, әти-әниләр бу таләпләрне катгый үтәргә тиеш. Районыбыздагы һәр автобус шоферы юлга чыкканда укучы балалар, пассаҗирлар язмышын кайгыртырга бурычлы.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев