Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас “ЮНАРМИЯ” сафларында бүген 150 солдат һәм командир бар

Апасның "Сугышчан Дан" музее оешуга быел 5 ел булды. Аның алыштыргысыз җитәкчесе, запастагы офицер Әгъзам Хәмидуллин районда 1 ел элек гамәлгә куелган, бүген төз сафларга 100 дән артык яшүсмер баскан "Юнармеец" хәрәкәтен дә җитәкли. Ул бу хәрәкәтнең Апас штабы начальнигы вазифаларын башкара. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән, балалар һәм яшүсмерләр...

Апасның "Сугышчан Дан" музее оешуга быел 5 ел булды. Аның алыштыргысыз җитәкчесе, запастагы офицер Әгъзам Хәмидуллин районда 1 ел элек гамәлгә куелган, бүген төз сафларга 100 дән артык яшүсмер баскан "Юнармеец" хәрәкәтен дә җитәкли. Ул бу хәрәкәтнең Апас штабы начальнигы вазифаларын башкара. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән, балалар һәм яшүсмерләр арасында абруйлы, хәрби-патриотик тәрбиядә саллы өлеше булган Әгъзам Хәмидуллин быелгы 9 май бәйрәменә рәт-рәт колонналарга төзеп, бик матур һәм күзләрне иркәләүче яшь армияче хәрби формасы кигән егет һәм кызларны алып чыкты. Аның һәм район хәрби комиссары подполковник Илшат Паймурзин кулы астында рәтләрдә төрле байраклар, Бөек Ватан сугышы фронтлары вымпеллары, автоматлар тотып Мемориал каршына баскан яшүсмерләр митинг-Парадның аерым бер бизәге булдылар.

-Россиякүләм "Юнармеец" хәрәкәте Россия Президенты Владимир Путин, Иминлек министры Сергей Шойгу башлангычы һәм Указлар нигезендә узган елның май аенда оешты, Уставы кабул ителде. Бүген Апас районында бу "кече армиядә" 11-17 яшьлек 149 ир һәм кыз балалар исәпләнә. Чаллы шәһәрендә быел барлыгы 65 форма комплекты тегелде һәм шуның 31 -е Апас, 19 -ы-Каратун, 15 -е Борнаш мәктәпләрендә оешкан отряд-командаларга бирелде. Бу "Юнармеец" хәрәкәтенә ел саен хәрби ант биреп 15-20 яшүсмерне кабул итәчәкбез. Район хакимияте тарафыннан һәр мәктәп командаларын җитәрлек хәрби кием формасы белән тәэмин итү максаты куелды һәм ул һичшиксез үтәләчәк,-ди белдерде ул миңа.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев