Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас үзен ничек саклый?

Күрше республиканың Порецк, Алатырь районыннарында бер шәхси хуҗалыкта йорт дуңгызларында һәм җирле ау хуҗалыгында бер кабан дуңгызында Африка чумасы ачыклану бөтен Татарстан, Апас районы мал табиблары, ЮХИДИ хезмәтен аякка бастырды. -Районда 18 августта оператив штаб һәм Урта Балтай авылы өстендәге олы юлда тәүлек буе эшләүче махсус пост оештырылды. Район ветеринария...

Күрше республиканың Порецк, Алатырь районыннарында бер шәхси хуҗалыкта йорт дуңгызларында һәм җирле ау хуҗалыгында бер кабан дуңгызында Африка чумасы ачыклану бөтен Татарстан, Апас районы мал табиблары, ЮХИДИ хезмәтен аякка бастырды.

-Районда 18 августта оператив штаб һәм Урта Балтай авылы өстендәге олы юлда тәүлек буе эшләүче махсус пост оештырылды. Район ветеринария хезмәтенең мобиль дезинфекция машинасы, автоинспекторларның 9 кешелек командасы анда тәүлек буе эшли. Районга тиешле озату документларсыз терлекчелек, аеруча составында дуңгыз ите булган ит продуктлары, тере терлекләр, терлек азыгы булган машиналар кертелми. Куркыныч йогышлы авыру ачыкланган төбәкләрдән бәрәңге-яшелчә кертү дә тыела. Районнан терлек, терлекчелек продуктлары алып китүче техника җентекләп тикшерелә, дезинфекция үткәрелә. Бу процедура түләүсез. Шәхси сектордагы йорт хайваннары, бигрәк тә дуңгызлар санын ачыклау, кисәтү чаралары үткәрү дәвам итә. Апас базарында, рөхсәт ителмәгән сәүдә нокталарында терлек, кош-кортлар, ит продуктлары сатуга чикләүләр кертелде. Закон бозучылар хакында кичекмәстән безгә хәбәр итегез,-дип кисәтә район ветеринария берләшмәсе белгечләре.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев