Апас үзәгендә Ленин һәйкәле төзекләндерелә
Район хакимияте каршысы, үзәк мәйданнар быел тагын да көязләнде. Төрле эшләрдә төзүчеләргә булышучы, чисталык өмәләрендә актив катнашучы район Советы хезмәткәрләренең дә өлеше бар монда. Бер атна элек уртак көч белән хакимият бинасы каршында моннан 35 ел элек куелган Ленин һәйкәле дә якын көннәрдә үзгәртеп корылачак. Һәйкәл үз постаментында калачак, тик...
Район хакимияте каршысы, үзәк мәйданнар быел тагын да көязләнде. Төрле эшләрдә төзүчеләргә булышучы, чисталык өмәләрендә актив катнашучы район Советы хезмәткәрләренең дә өлеше бар монда. Бер атна элек уртак көч белән хакимият бинасы каршында моннан 35 ел элек куелган Ленин һәйкәле дә якын көннәрдә үзгәртеп корылачак. Һәйкәл үз постаментында калачак, тик аның трибунасы сүтелеп, бу мәйдан матур итеп төзекләндереләчәк. Аның янәшәсендә исә Ленин орденлы Апас районында туып-үскән кавалерлар стелласы, скверда тагын Татарстан, район җитәкчеләренә багышланган һәм Атказанган хезмәткәрләр монументлары төзелә. Алар да шулай ук мәрмәр таш белән матурланачак.
Тарих шулай барлана, хәтерле халыкның гына киләчәге өметле-шунысын онытырга ярамый безгә!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев