Апас зираты пөхтәләнә
Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты хезмәткәрләре Апас зиратын пөхтәли.
(5 июль, “Апастово-информ”).
“Бүген иртә таңнан зиратны чистартырга чыктык. Мәңгелек йортны пөхтәлибез. Тирә-юнен чүпләрдән арындырабыз. Изге эшкә бик теләп кушылучы хезмәттәшләремә олы рәхмәт. Мәрхүм булган райондашларыбызның рухлары шат булсын иде”, - дип хәбәр итә шәһәр тибындагы Апас поселогының башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев