Апас зиратында өмә оештырылды
Район мөхтәсибәте, Апас авыл җирлеге җитәкчелеге өндәве һәм дин әһелләре ярдәме белән зиратта өмә узды.
(29 апрель, “Апастово-ифнорм“).
Өмәдә мәчеткә йөрүче яшьләр, Апас урта мәктәбенең “Яшь армия“ челәре, дин әһелләре, мөслимәләр берлеге вәкилләре, игелекле райондашлар катнашты.
“Рамазан аенда изге эш башкарыла. Зур мәйданны чистарту өчен җитәкчелек тарафыннан техника да бирелде. Барлык җыелган чүп-чарны җыябыз, техникага төяп озатып торабыз. Кайсы балта, кайсы сәнәк, кайсы пычкы белән килгән. Барлык изге күңелле райондашларыма олы рәхмәтемне белдерәм“, - диде район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев