Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас зиратында өмә узды

Өмәгә хезмәт коллективлары, өлкәннәр бердәм булып кушылды.

(25 июль, “Апастово-информ”).


Апас зиратында мәңгелек йортның бер өлешен тәртипкә китерделәр. Өмәгә килүчеләр зиратны алдан җыелып куелган чыбык-чабыклардан, чүп-чарлардан арындырдылар, тирә-юньне чистартып куйдылар.
“Өмәдә барлыгы 50гә якын кеше катнашты. Барысы да мәңгелек йортны тәртипкә китерү өчен бар тырышлыкларын куйды. Шулай да, Апас халкының өмәгә азрак җыелуы күңелне бик борчый. Районыбызга еш кына күп кунаклар килә. Алар алдында йөзебезгә кызыллык килмәсен иде. Изге эшне бурычы итеп санаган һәркем өмәләргә кушылсын иде. Зиратларны чистарту эшләре дәвам итәчәк”, - ди Мирхәт хәзрәт Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев