Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас үзәк балалар китапханәсендә“Мәңгелек шагыйрь“ исемле кичә үтте

Район үзәк балалар китапханәсендә дә Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан "Мәңгелек шагыйрь" исемле кичә үтте. Биредә китапханәче Венера Сафина җитәкчелегендә 5 "А" классы укучылары катнашты. Герой шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын үз эченә алган эчтәлекле кичәдә алар белемнәрен тагын да ныгыттылар. Төрле сорауларга җавап биргәндә, кроссвордлар чишкәндә бер дә югалып...

Район үзәк балалар китапханәсендә дә Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан "Мәңгелек шагыйрь" исемле кичә үтте. Биредә китапханәче Венера Сафина җитәкчелегендә 5 "А" классы укучылары катнашты.

Герой шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын үз эченә алган эчтәлекле кичәдә алар белемнәрен тагын да ныгыттылар. Төрле сорауларга җавап биргәндә, кроссвордлар чишкәндә бер дә югалып калмадылар.

Муса Җәлилнең шигырьләрен дә яшь буын бик яратып сөйләде, күмәкләп җырларын җырлады. "Кызыл ромашка" шигырен аеруча да яраттылар алар. Китап күргәзмәсе белән таныштылар, кайбер китапларны өйләренә укырга да алдылар.

Кичәне оештыручы Гөлинә Мулләхмәтова укучылар күңеленә патриотик тәрбия орлыклары, матур әдәбиятка мәхәббәт хисләре өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев