Апас үзәк даруханәсендә үз эшләренең осталары хезмәт итә
Даруханәгә килеп кергәч, якты йөз белән каршы алып, һәр дару турында сабырлык белән аңлатып, дөрес киңәшләр бирүче хезмәткәрләргә барыбыз да рәхмәтле.
(29 август, “Апастово-информ“).
Изилә Гыйззәтуллинаның үзәк даруханәгә эшкә килүенә 30 ел вакыт узган. Бүген инде ул үз эшен югары дәрәҗәдә белүе белән аерылып тора. Аның күпьеллык, нәтиҗәле эшен җитәкчелек тә бәяли. Күптән түгел генә ул Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ләйсән Җиһаншина коллективта 11 ел хезмәт итә. Сатып алучылар белән дә, хезмәттәшләре белән дә аңлашып эшли. Һөнәри осталыгын төрле бәйгеләрдә дә исбатлый. Ул фармацевтларның Россиякүләм бәйгесенең республика турында “Иң яхшы фармацевт“ номинациясендә өченче урынга лаек булды. Ләйсән Җиһаншинага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Дипломы тапшырылды.
“Коллективыбыз дус, бердәм. Халыкка хезмәт күрсәтү белән беррәттән, замана таләпләрен дә үтәргә тырышабыз. Һәр яңалыкны кабул итеп, райондашларга да җиткерәбез. Уңган, тырыш, үз эшен яратучы хезмәткәрләр белән генә уңышка ирешеп була. Мин коллективыма рәхмәтле“, – диде үзәк даруханә җитәкчесе Люция Носова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев