Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас үзәк хастаханәсенә баш табиб билгеләнде

Апас үзәк хастаханәсе баш табибы булып Апас егете Алмаз Алиуллин билгеләнде. Ул әлегә кадәр Кайбыч районында баш табиб урынбасары булып эшләгән. Яңа баш табибны коллективка тәкъдим итү һәм яңа вазифага билгеләү максаты белән Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин килде. Шулай ук район башлыгы Рәшид Заһидуллин яшь җитәкчегә үз...

Апас үзәк хастаханәсе баш табибы булып Апас егете Алмаз Алиуллин билгеләнде. Ул әлегә кадәр Кайбыч районында баш табиб урынбасары булып эшләгән.
Яңа баш табибны коллективка тәкъдим итү һәм яңа вазифага билгеләү максаты белән Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин килде. Шулай ук район башлыгы Рәшид Заһидуллин яшь җитәкчегә үз фатихасын, киңәшләрен бирде.
Әлегә кадәр район үзәк хастаханәсен җитәкләгән Линар Әхмәтянов эшен Казан шәһәрендә дәвам итәчәк. Аңа тырыш хезмәте өчен ТР Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев