Апас үзәк китапханәсе коллективы “Ватаным – горурлыгым“ акциясе уздырды
12 июнь – Россия көне уңаеннан, район үзәк китапханәсе тарафыннан төрле чаралар оештырыла.
(10 июнь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Китапханә хезмәткәрләре “Ватаным – горурлыгым“ фотозонасы оештырды. Биредә үк китап күргәзмәсе дә эшләде.
“Россия көне уңаеннан флаер акция үтте. Фотозонага килүчеләр Россия көне хакында белешмәлекләр алды. Шигырь сөйләүчеләргә “Тылсымлы китап“тан тылсымлы сүзләр язылган конфетлар бирелде“, – диде китапханәче Руцилә Садриева.
Акциядә Карамасар авылыннан Рафис Ашрапов та катнашты. Ул китаплар белән танышты, истәлеккә фотога да төште.
“Район үзәгенә эш белән килгән идем. Шундый күңелле чарага эләктем“, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев